“Батырлар тәрбияләгән Аналарга Дан!”
“ Батырлар тәрбияләгән Аналарга Дан!”
26 ноябрь көнне Түбән Тәкәнеш “Туган як өйрәнү” музеенда , якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап , китапһанә җитәкчесе Галиахметова В.С , мәдәният йорты җитәкчеләре Акберов А., Фасхиева З., үзэшчән артистлар Закиева Г., Рахимов З белән берлектә махсус хәрби операциясендә хезмәт итүче солдатларның әниләре белән очрашу булды.. Әлеге очрашуда Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Хамизуллин .Р.З, ветераннар советы председателе , Татарстанның Атказангвн укытучысы, хезмәт ветераны . Нигматуллина Р. Н. Тәкәнеш урта гомуми белем мәктәбенең “Беренчеләр” төркеме җитәкчесе Рахимова И.Ш , “Чәк-Чәк төркеме җитәкчесе Гарипова А.М һәм укучылар катнаштыдар . Очрашуга егетләребезнең әниләре Пичугин Николайның әнисе-Пичугина Мила, Мустафин Илхамның Әнисе-Мустафина Рәмзия, Адгамов Алмаз ның әнисе-Адгамова Миләүшә, Акбаров Фәнилнең әбисе Акберова Минзия, Семенов Ринатның апасы-Файзрахманова Гүзәлия, Раимов Виталийның әнисе— Раимова Лилия ханымнар килгән иде. Бүгенге көндә безнең авыл җирлегеннән 13 егетебез махсус хәрби операциясендә катнаша. “Беренчеләр” активистлары үз куллары белән ясаган открыткаларын, матур котлауларын, “Чәк-Чәк” төркеме чәк-чәкләрен, Тәкәнеш мәдәният йорты үзэшчәннәре җырларын бүләк иттеләр.. Чәй табыны артында чын күңелддән сөйләшеп утыру җылы атмосферада үтте, Бер минутлык тынлык белән искә алдык халәк булган егетләребезне. Әйе, урыннары җәннәт түрендә булсыннар. “Улларыбыз , энеләребез исән имин, җиңү белән, гаиләләребезгә әйләнеп кайтуларын теләп , Аллаһы Тәгаләдән догалар кылып сорыйбыз “,- дип чыгыш ясады Файзрахманова Гүзәл. Бездә бу теләкләргә кушылабыз. Сабырлык, түземлек, өмет, ышаныч белән белән яшәүләрен теләп калабыз. Батырлар тәрбияләгән Аналарга Дан!
Гайнуллина Гөлфия. 26.11.2025