Фәрит Яруллин музеена татар укымышлысы, әдип, шагыйрь, медицинага багышланган әсәрләр иҗат иткән, халык арасында табиблык белән шөгыльләнгән Таҗетдин Ялчыголның бишенче буын оныгы Зиганшина Рузалия Госман кызы һәм Кашапова Рәзимә ханымнар килде. Алар Таҗетдин Ялчыголның бөтен хезмәтләрен өйрәнеп, яктыртып баручылар. Хезмәтләре зур, бәяләп бетергесез эшләрендә аларга уңышлар, сәламәтлек телим.