Туган якның истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре хакындагы белемнәрне яңартуны дәвам итәбез. Без бүген – Тулбайда – яраткан язучыбыз Шәйхи Маннурнын туган авылында. Авыл безне сап-сары тузганак келәме һәм шомырт болытлары белән каршылады.
Менә без Шәйхи Маннур музей-китапханәсендә. Музей җитәкчесе Римма Сөләйманованын💗💗💗 мавыктыргыч сөйләме безне тарих диңгезендә йөздерде. Укучылар таң калып тыңлады. Безгә бирелгән вакыт күз ачып йомганчы узып та китте.
Җитәкчебез Дания Шәрифулла кызына олы рәхмәтләребезне әйтеп, бүгенге әдәбият, тарих дәресеннән барыбыз да канәгать булып, музей белән саубуллаштык. ✨