Бүген Мамадыш үзәк мәчетендә эшләп килүче “Тынгысыз йөрәкләр” оешмасы волонтерлары белән очрашуга Мамадыш туган як музее фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова, Ренат Низамиев, Зәлифә Шафигуллина килделәр.
Алар безне Мамадыш төбәгенең Геройлары белән таныштырып, “Батырлык дәресе” уздырдылар.
Искиткеч очрашу булды.
Күз яшьләрсез генә дә булмады.Чөнки Гөләндәм Давыдованың үз эшен белеп, җаны тәне белән районыбызның 13 Герое турында өр яңа материаллар туплап , хәрбер геройның аерым аерым батырлыклары турында сөйләп, документаль фильмнар белән чиратлаштырып, ныгытып алып барды.
Аеруча хәзерге чор Герое Ирек Магасумовның язмышы бик нык борчыды барчабызны. Ни өчен дөреслек юк икән? Районыбызның музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне юллыйбыз.Эшләрендә,гаилә тормышларында зур уңышлар,сәләмәтлек телибез .Жылы,үтемле очрашулар оештырганы өчен “Тынгысыз йөрәкләр” оешмасы җитәкчесе Исхакова Розалиягә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.”Тынгысыз йөрәкләр”оешмасы волонтерлары.
Светлана Лаврентьева