Фәрит Яруллин музеенда очрашу
Фәрит Яруллин музеенда «Сезнең тормыш-үзе батырлык» дип аталган очрашу кичәсе булды.Кичәгә сугыш чоры балалары чакырылды.
Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Кече Сон авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 201 кеше киткән, 105 якташыбыз туган якка, туган нигезгә әйләнеп кайтмаган. Арабызда бу сугышны үз җилкәсендә татыган, аның бар авырлыгын кичергән ветераннар да юк инде. Авылыбызда 1 тыл ветераны 14 сугыш чоры балалары бар. Яшәгез әле, Бөек Ватан сугышы яугирләренең балалары.Әтиләрегез өчен дә яшәгез!
Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,
Сөрән сала авыл, калаларга.
Уйчан йөзләр, әле дә моңсу күзләр
Сугыш чорындагы балаларда.