Главная/ Новости/ Дусай авылы клубында Тулбай, Түбән...

Дусай авылы клубында Тулбай, Түбән…

Дусай авылы клубында Тулбай, Түбән Тәкәнеш музей җитәкчеләре, Тулбай, Югары Тәкәнеш, Түбән Оча, Ямаш, Түбән Тәкәнеш, Өске авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 24 гыйнвар көнне Холокост корбаннары истәлегенә багышланган батырлык сәгате үткәрдек.

Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 27 гыйнвар – Холокост корбаннарын – ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә.

Вверх