Тарихи сәгать: «Ленинград блокадасы. Хәтер»
27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 нче елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Ленинград 1941нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 гыйнварына кадәр – 872 көнгә камалышта кала.
Бу тарихи датага Фәрит Яруллин музеенда мәктәп укучылары өчен «Ленинград блокадасы. Хәтер» дигән темага тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында блокаданың барлыкка килү сәбәпләре, камалышта калганнарга килгән авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, көндәлеге Бөек Ватан сугышы символына әверелгән кечкенә кыз Таня Савичеваның язмышы турында сөйләнде.
#ФәритЯруллинМузее
#ТарихиСәгать
#ЛенинградБлокадасы
#ВатанСакчыларыЕлы