Главная/ Новости/ "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең "Музейлар эше" өчен җаваплы..

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең “Музейлар эше” өчен җаваплы..

2024-09-19 12:46:21 GMT+00:00Расима Набиуллина
“Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең “Музейлар эше” өчен җаваплы шагыйрә Әлфия Рифкать кызы Сибгатуллина җитәкчелегендәге бер төркем каләм әһелләре татар дөньясына – халкыбызга мәшһүр музыка остасы Заһидулла Яруллин һәм аның ике талантлы улы – Фарит белән Мирсәет Яруллинны биргән Мамадыш районы Кече Сөн авылында урнашкан “Фәрит Яруллин” музеена сәфәр кылдылар. Талантлы композитор Фәрит Яруллин, кыска гына гомере эчендә, беренче милли балетыбыз “Шүрәле”не язган автор. Бу әсәре өчен аңа Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Бөек композитор “Йөрәк җыры” (Әхмәт Ерикәй шигыре), “Нигә. Нигә?” (һади Такташ шигыре), “Сандугач” (Халык сүзләре), “Су юлы” (Халык сүзләре ) җырлары белән дә халкыбызның мәхәббәтен яулады. Сәфәрчеләр Кече Сон авылында күмелгән, күренекле дин әһеле, тарихчы, язучы Таҗетдин Ялчыголның әтисе, тугыз мәртәбә хаҗда булган Ялчыгол мулланың каберен зыярат кылдылар, шушы төбәктәге изге чишмәләрнең шифалы суларын авыз иттеләр. Әлеге сәфәр өчен каләмдәшләр, үз эшенең остасы булган, “Фәрит Яруллин” исемендәге музей җитәкчесе Дания Шакирҗан кызы Хәбибуллинага һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзаларын бик күп музейлар, күренекле шәхесләр белән тоташтырганы өчен Музейлар эше өчен җаваплы Әлфия Рифкать кызы Сибгатуллинага чиксез рәхмәтле.

Вверх