15 нче гыйнвар көнне татар халкының куренекле вәкилләренең берсе, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, публицист Шәйхи Маннурның 119 еллыгы билгеләп үтелде. Тулбай клубында язучының тормыш юлына, иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде.
Әлеге унайдан 18 гыйнвар көнне Шәйхи Маннур музее җитәкчесе Римма Сөләйманова Олыяз лицеенда язучының тормышына һәм ижатына багышланган «Йолдыз сәгате» уенын үткәрде. Уенда 5-6нчы сыйныф укучылары катнашты. Олыяз лицееның татар теле укытучысы Абдуллина Рузилә Римовнага уенны оештырырга булышканы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!