Главная/ Новости/ Кече Сон авылы минем туган авылым булмаса да, яшәлгән гомернең..

Кече Сон авылы минем туган авылым булмаса да, яшәлгән гомернең..

2023-11-08 10:54:31 GMT+00:00Лайсира Яруллина
Кече Сон авылы минем туган авылым булмаса да, яшәлгән гомернең күбесе шунда узган. Шуңа күрә бу авылның hәр кешесе, hәр агачы, hәр куагы якын, кадерле. Кече Сон авылы халкы бу авылдан чыккан композиторлар Заhидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар белән лаеклы горурлана. Авылда аларның исемен мәңгеләштерү буенча бик зур эшләр башкарыла. Боларның барысын да авыл советы рәисе Мансур Фәрвәзетдин улы башлап йөри. Иң беренче ул иске мәдрәсәне матур итеп ремонтлатып, авыл күрке булган Яруллиннар музеен оештырды. Бу музейдан кеше өзелми: башка янәшә тирә авыллардан да киләләр, ерак җирләрдән дә кайталар. Музей җитәкчесе Дания Шакирҗан кызы килгән барлык кешене ачык йөз белән каршы ала, экспонатлар белән таныштыра.
Көзге каникул вакытында кунакка кайткан Мамадыш шәһәренең 4 нче санлы мәктәбендә укучы оныгым Эльвинаны шул музей белән таныштырырга алып бардым. “Үткәнен белмәгәнең киләчәге юк”, – ди бит халык мәкале. Балалар, оныклар үзләренең тамырларын белеп торырга, онытмаска, киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Заhидулла абый оста гармун ясаучы, төзәтүче булган бит. Музейда ул ясаган гармуннар да саклана. Мин үзем Заhидулла абый турында кайнанам сөйләве буенча гына беләм, аның су буена балык тотарга төшүен сөйли иде ул. Ә Мирсәет абый авылга еш кайта иде, үзе белән артистлар, оркестр алып кайтып, концерт куя иде. Заhидулла абый “Тукай” маршын, Фәрит улы “Шүрәле” балетын, Мирсәет Яруллин “Кеше” ораториясен, башка көйләрне язганнар. “Бер үзе өч композитор биргән, бу авылны бармы күргәнең?”- дип язган иде авылдашыбыз Гөлсинә Билалова. Чыннан да, горурланырлык бит! Без Дания Шакирҗан кызы белән оныгыма менә шулар турында сөйләдек. Ә Яруллиннарның туган нигезендә ясалган скверда без еш булабыз, анда ял итәбез. Бу матурлыкны саклап, югалтмыйча киләчәк буынга тапшырырга язсын. Тагын оныкларымның калганнарын да рухи мирасыбыз белән таныштырырга насыйп булсын.

Вверх