Главная/ Новости/ Заһидулла Ярулла улы Яруллин-иң беренче татар профессиональ..

Заһидулла Ярулла улы Яруллин-иң беренче татар профессиональ..

Заһидулла Ярулла улы Яруллин-иң беренче татар профессиональ музыкантларыннан. Ул Кече Сон авылында 1888 елның 12 октябрендә туа, бик иртә ятим кала, тормышның күп авырлыкларын кичерә. Үсә төшкәч, Чистай, Сембер, Уфа, Самара, Оренбур шәһәрләрен гизеп, 1908 елны Казан каласына аяк баса. “Болгар” номерларында Тукай белән еш очраша. Сәйдәш, Шиһап Әхмәров, Фатих Әмирхан, Солтан Габәши кебек затлар белән аралашып яши. Бу чорда күп кенә җырлар иҗат итә. Аңа иң зур дан китергән әсәрләрнең берсе- “Тукай маршы”, әлбәттә.
   Заһидулла ага егермегә якын җыр, бию һәм марш иҗат итә.
   Бу көннәрдә Фәрит Яруллин музеенда Заһидулла Яруллинның тууына 135 ел тулган көннәрдә “Кече Сонның олы моңсары” дигән чаралар үткәрелә. Һәрвакыт халыкка хезмәт итү уе белән янган аз сүзле, тыйнак музыкант Заһидулла ага Яруллинны без онытмыйбыз, аның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Вверх