? Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй һәм Менделеевск районнарында яңа объектлар ачты
Әйтик, Зәйдә елына 227 мең кешене кабул итә торган бассейн пәйда булды. Ә Менделеевскта – «Атмосфера» иҗтимагый киңлеге, анда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
? Лениногорск һәм Мөслим районнарында капиталь ремонттан соң яшьләр үзәкләре ачылачак
Аларга теләгән һәркем килә ала. Биредә буш вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкин булачак.
? Казан вәкиле спорт көрәше буенча Ion Cornianu & Ladislau Simon халыкара турнирында җиңү яулады
Светлана Липатова Россия җыелма командасы составында 59 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады. Ярышлар Румыниядә узды.
? Яшел Үзән районының Осиново авылында күпфункцияле хастаханә ачылды
Ул 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә өлкәннәр һәм балалар бүлекләре бар.
☔️ Ялларда Татарстанда яңгырлы һәм салкын һава торышы булачак
Бүген төнлә Татарстанда кыраулар көтелә, ә якшәмбе һава торышы көзнеке кебек салкын һәм яңгырлы булачак.