Главная/ Новости/ Мирсәет Заһидулла улы Яруллин 1938 нче елның 12 июлендә Кече Сон..

Мирсәет Заһидулла улы Яруллин 1938 нче елның 12 июлендә Кече Сон..

2023-07-12 11:51:59 GMT+00:00Дания Хабибуллина
Мирсәет Заһидулла улы Яруллин 1938 нче елның 12 июлендә Кече Сон авылында дөньяга килә.
Мирсәеттә музыкага мәхәббәт бик кечкенәдән башлана. Ул инде 5 яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. 2-3 классларда укыганда үзе дә көйләр чыгара.
Менә шундый мавыгу егетне 1955 нче елда Казан музыка училищесына китерә. Профессиональ белемне Мирсәет Яруллин Казан консерваториясендә һәм аспирантурасында ала. Ул танылган композитор А. Леманның укучысы. Уку елларында ук Мирсәет Яруллин талантлы композитор буларак таныла. Шул елларда яңа яңгырашлы “Скрипка һәм оркестр өчен концерт” (1962) языла. Шулай ук Мирсәет Яруллин беренче татар ораториясенең авторы. Ренат Харис сүзләренә “Кеше” (1970) исемле оратория яза. Киң билгеле әсәрләреннән “Симфоник оркестр өчен балалар сюитасын” да атап китәргә кирәк. Композитор бик күп җырлар авторы буларак та билгеле. “Син керәсең йөрәгемә” (Ә. Ерикәй), “Серле чәчәк” (И.Юзиев), “Яшьлегем” (К. Латыйп),” Казан утлары” (А. Адылов), “Татарстаным минем” (Р. Харис), “Сагынырмын, Мөслим! “(М. Шабаев), “Бөрлегән” (М. Җәлил) һ.б.
Кырык елдан артык Мирсәет Яруллин Казан консерваториясендә полифония һәм аранжировка дәресләрен укыта. 1995 елдан вафатына кадәр татар музыкасы сәнгате факультеты деканы булып эшли.
1977-1989 елларда Мирсәет Яруллин Татарстан Республикасының композиторлар берлеген җитәкли. 1989 елдан Идел-Урал республикаларындагы композиторлар берлекләрнең берләшмәсе рәисе булып тора.
Мирсәет Яруллин Казанда 2009 елның 6 апрелендә озакка сузылган авырудан соң вафат була.

Вверх