Главная/ Новости/ ? Мамадыш районында республика «Питрау» керәшен мәдәнияте..

? Мамадыш районында республика «Питрау» керәшен мәдәнияте..

? Мамадыш районында республика «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак
Кунакларны бу шимбәдә 16.00 сәгатьтә Җөри авылына чакыралар. Чарада «Керәшен чибәре» еллык матурлык һәм талантлар бәйгесе булачак.

? Биектау районыннан күп балалы гаилә «Идел буеның уңышлы гаиләсе-2023» округ конкурсында җиңде
Алексей һәм Лия Камашевлар бергә 16 елдан артык бергә яшиләр һәм тугыз бала тәрбиялиләр.

? Әгерҗе районында көчле давыл нәтиҗәләрен юкка чыгардылар
Торак пунктларда транспорт элемтәсе тулысынча торгызылган, торак йортларга электр энергиясе бирелгән.

? Татарстан Экология министрлыгының дала лачының популяциясен торгызу турындагы проекты «Бәллүр компас» премиясе өчен көрәшә
Проект өчен 31 июльгә кадәр https://rus-compass.ru/projects/8168/ сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.

✅ Татарстанда пенсионерларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту проектын эшләделәр
Проект «Алтын еллар – Золотые годы» исемен йөртә, расланганнан соң ул 2023 елдан 2025 елга кадәр гамәлгә ашырылачак.

Вверх