? Татарстан районнарында урып-җыю кампаниясе гөрли
379 мең тоннадан артык ашлык җыелган инде. Уңыш буенча Тәтеш, Мамадыш һәм Кайбыч районнары алдынгылар рәтендә.
? Кукмара һәм Баулы районнары Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында җиңделәр
Октан акчага иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерәчәкләр яки яңалары булдырылачак.
? Лениногорск студенты 1 млн сум акча откан
«Универсаль кабельле тестер җитештерү» буенча Линар Гобәйдуллин проекты «Студентлар стартабы» федераль программасында беренче урынны алды.
? Татарстанда спорт орнитологиясе буенча беренче ярышлар узды
Алты сәгать эчендә «Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә узган очрашуда катнашучылар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән акчарлак, торна, орланнарын, бөркетләрне күрде һәм фотосурәткә төшерде.
? 30 июльдә Питрәч авылында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак
Быел ул Милли мәдәният һәм традицияләр елына багышлана, шуңа күрә Питрәч районында яшәүче халыкларның милли колоритына басым ясалачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.