Главная/ Новости/ Килермен мин сезгә... 2023 елның 12 февралендэ данлыклы якташыбыз,..

Килермен мин сезгә… 2023 елның 12 февралендэ данлыклы якташыбыз,..

Килермен мин сезгә…
2023 елның 12 февралендэ данлыклы якташыбыз, Эзтабар язучы, публицист, Тарих китабына исеме алтын хэрефләр белән язылган Шаһинур Әхмэтсафа улы Мостафинның 75 яшен билгеләп үтәчәкбез. Ул Мамадыш Туган якны өйрәнү музееның даими кунагы иде. Хэр килуендэ якташларына хөрмәт белән, кул тамгасы куелган китаплар, шәхси фотографияләрен, төрле документлар алып килэ иде. Алар музеебызның “Танылган якташлар” залында урын алып, Шаһинур агабыз белән бергәләп, туплаган , аның кул жылысын саклаган экспозиция хасил итте.
10 февральдэн музей “Килермен мин сезгә…” исемле Шаһинур Мостафин атналыгын ачып җибәрде. Төп максатыбыз – мөхтәрәм кешебезнең кадерле архивы белән мөмкин булганча күбрэк укучыларны, якташларны таныштыру. Иң беренче тукталышыбыз – Шаһинур агабыз тирән эз калдырган, үзе шунда белем алган Тубэн Ушмы мәктәбендә булды. Очрашу бик файдалы, эчтәлекле үтте.
“Батырлыкнын Туган көне бар! –
Үлгэн көне генә юк аның…
Батырлыкта яши Матурлык –
Шулар тотып тора Ил данын!”
Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинның шушы дүртьюллык шигыре күпме мәгьнәгә ия – Ватанны данлау, Батырлыкны зурлау, гаилэ бергәлеге, тормышка мәдхия уку һәм иң мөһиме – Кеше дигән асыл затның бу дөньяда яшәве.

Вверх