Дания Хабибуллина
Муса Җәлил! Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. 17 нче февраль көнне Фәрит Яруллин музеенда Муса Җәлилнең туган көнен искә алу кичәсе үткәрдек. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштык.Аның шигырьләрен укыдык.