Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның – әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең – моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!
18 февраль көнне Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу узды.