Күңелгә кайчандыр бөек рус полководцы Александр Васильевич Суворов әйтеп калдырган “Соңгы солдат җиргә күмелмичә сугыш тәмам дип әйтеп булмый”, дигән сүзләр килә, чөнки Түбән Тәкәнеш авылында көтелмәгән зур вакыйга булганга күп вакыт узмады: Бөек Ватан сугышында билгесез югалган авылдаш солдатыбызнын Чиләбе эзләнү төркеме тарафыннан Мәскәү асты Ржев районында казу эшләре нәтиҗәсендә, яу кырында һәлак булып, җир куенына күмелеп калган Йосып улы Нургали абыйның җәсаде табылды. Аны авылга кайтартып, кадерле хатыны күмелгән зиратка җирләдедәр.
Әйе, вакыт уза. Ире Йосыпов Нургали абый сугышка киткәндә Закира апа 2 яшьлек улы, 6 айлык кызы белән кала. “Кайтыр, хәбәре бер булмаса бер булыр”, – дип, зарыгып көткән минутлар бик артта калган шул. “Билгесез югалды”, – дип, хәбәр килгәч тә, Закира апа өметен өзми. Балалар да үсеп җитә, малай да, кыз да укыйлар, башлы күзле булалар. Ялгыз хатын төрлесен уйлангандыр. Бер хәбәр алмыйча, картлык көнендә, кузләре дөм сукыр булып, кызы тәрбиясендә бик хөрмәтле Әни булып мәнгелек йортка күчә.
Тәкәнеш мәдәният йорты хезмәткәрләре, Туган як өйрәнү музей җитәкчесе белән Әзелмә апа янына кергәч, өстәлдә яткан кадерле әтисе, әнисе, абыйсы белән төшкән фото рәсемнәр, әтисе белән әнисе язылышкан теркәү кәгазе, “Билгесез югалды” дип язылган күрсәтмәләрне күрсәтергә ашкынды. Ул һаман шул мизгелләр белән яши. Эти сугышка япь-яшь килеш китте, япь – яшь булып кайтты, кызы гына картаеп бетеп каршы алды дип искэ ала Әзелмә апа.