Дания Хабибуллина
Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Шул уңайдан бүген мәктәп укучылары белән рәхәтләнеп күңел ачтык.Биедек,күңелле уеннар уйнадык, Нәүрүзбикә белән Кыш бабайның бәйгеләрендә катнаштык. Нәүрүз бәйрәме коймаклары белән тәмле, мәтрүшкәле чәй эчтек. Бәйрәм бик күңелле булды!
Нәүрүз мөбәрәк булсын, дуслар!!!